«Безгә Яңа ел килә!»: уен программасы (6+)

24 декабрь көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Безгә Яңа ел килә!» дигән уен программасы үтте.

К нам идет новый год
IMG_0417
IMG_0455
IMG_0432
IMG_0423

Иң көтеп алынган, күңелле һәм тылсымлы бәйрәм якынлашкан көннәрдә китапханә хезмәткәре балаларга Яңа елның барлыкка килү тарихы һәм могҗиза һәм тылсым тулы бәйрәмнең бүләкләр, сюрпризлар, теләкләр тормышка ашу белән бәйле гореф-гадәтләре турында кызыклы итеп сөйләде. Программада катнашучылар, Яңа ел викторинасында актив катнашып, һәр дөрес җавап өчен татлы бүләкләр алды. Алып баручы белән берлектә балалар Кыш Бабайның Бөек Устюгта урнашкан биләмәләре буйлап виртуаль экскурсия кылдылар, башка илләрдә булып, дөньяның төрле почмакларындагы халыкларның Яңа ел бәйрәмен ничек билгеләп үтүе турында белделәр. Китапханәбезнең яшь дуслары кышка багышланган сораулар һәм җаваплар уенында катнашты. Татарстанның Яңа Кырлай авылында урнашкан татар Кыш Бабае һәм Кар Кызы биләмәләре буенча видео-сәяхәт балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Нәкъ менә монда килгән кунаклар чын-чынлап могҗиза һәм милли әкият геройлары белән очраша, теләк тели һәм тылсымчыга хат яза ала. 
Уен программасы «Әкиятләр сандыгы» викторинасында катнашу һәм Ералашның яңа ел серияләрен карау белән тәмамланды. Барысы өчен дә кызыклы һәм күңелле узды әлеге чара.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: